08.08.2013
Русия Үзәк диния нәзариәте рәисе, мөфти
Тәлгатъ хәзрәт Тажетдингә
Бисмилләхир-рахманир рахим!
Мөхтәрәм Тәлгатъ хәзрәт!
Мөбәрәк бәйрәмебездә барча дөнья мөселманнарын берләштергән Раббыбызга, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаhның рәхмәте hәм сәламе булсын!) hәм сәхабәләренә чиксез мактау hәм салават шәрифләребез булсын!
Рамазан-мәрхәмәт, изгелек hәм ураза гыйбадәте ае. Рамазан - бәндәләрне тугры юлга юнәлткән Коръәни Кәрим индерелгән ай. Барлык көннәрдән кадерле Кадер кичәсе дә бу айда. Корьәндә болар хакында ачык язылган: «Рамазан ае кешеләргә тугры юл курсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган дәлилләр белән Коръән индерелә башлаган айдыр. Шуңа күрә, шушы айга килеп ирешкәннәр ураза тотсын. Хаста булганнар яки сәфәрдәгеләр (тотылмаган көннәре хисабынча) башка көннәрне ураза тотар. Аллаh сезгә жиңеллек тели, кыенлык теләми. Санаулы көннәрне тәмам итеп, сезгә тугры юл күрсәткәне өчен, Аллаhны олылагыз, бәлки сез шөкөр итәрсез? («Бәкара сүрәсе, 185-нче аятъ»).
Рамазан аенда ураза тотуның мөhимлеге турында Пәйгамбәребез ( аңа Аллаhның рәхмәте hәм сәламе булсын!) хәдисләрендә болай әйтелә: «Ураза тотучының ике шатлыгы булыр: ифтар (авыз ачканда) шатлыгы hәм Аллаhы Тәгалә белән очрашу шатлыгы». Тагын бер хәдисендә: «Рамазан аенда иман белән hәм савапка ирешеугә өмет баглап, ураза тоткан кешенең элеккеге барча гөнаhлары да ярлыканыр» диелгән.
Барча мөселманнар мөбәрәк Рамазан аенда тәравих намазларында: «Әй, Раббымыз, Сиңа гына сыенабыз, коллык итәбез, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Барча кардәшләребезне тугры юлга күндер», - дип ялварып Раббыбызга сыендылар hәм илебезгә, якыннарыбызга ямьле, бәрәкатле көннәр теләделәр. Аллага шөкер, бу мөбәрәк айны ниятләребезне яхшыга юнәлтеп, начарлыктан качарга, телләребезне гаибәттән, ялганнан тыярга, тәнебезне дә, күңнелебезне дә хәрамнан арындырырга тырыштык.
Аллаhы Сөбхәнәhү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, үзенең рәхим-шәфкатеңнән ташламасын иде. Аллаh исемен зикер итеп, күнелләребез белән бары Коръәнгә, иманга ашкынып үткән Рамазан ае савапларын күрергә язсын. Нәфесезбездән өстен калып, яхшы гамәлләр генә кылып, киләсе Рамазан аен да исән-сау, бердәм булып каршы алырга насыйп итсә иде!
УДО ТР МДН рәисе, мөфти
Камил хәзрәт Сәмигуллин